Куренекле табибэ Равия Мухина Габдрахман Әпсәләмов белән очрашкан мизгелләре турында сөйләде

Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмовның тууына декабрь аенда 110 ел  тула.

Аның “Ак чәчәкләр” романы реаль фактларга нигезләнеп, республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә багышлана.

Алар арасында  Казанның 7  нче хастаханәсе табибәсе Равия Мухина да бар.

Быел Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында  шушы романга нигезләнеп,  Равия Мухина  язган  сценарий буенча  спектакль куелды.

Күренекле табибә  романда сурәтләнгән хезмәттәшләре, сәхнәгә куелган спектакль, Габдрахман Әпсәләмов белән  очрашкан мизгелләре турында  сөйләде, тыңлаучылар сорауларына да җавап бирде.

 

  • Просмотров: 1246
Яндекс.Метрика
ИМЕЮТСЯ ПРОТИВОПОКАЗАНИЯ, НЕОБХОДИМА КОНСУЛЬТАЦИЯ СПЕЦИАЛИСТА!