Табиблар үлгәндә дә башкаларны коткара

Россия медиклары 2022 елның август аеннан бирле Луганск һәм Донецкида хезмәт куя. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә генә дә Россиянең меңләгән табибы “кайнар нокта”да ярдәм күрсәткән.

Хәзер дә фронт каһарманнары анда дистәләгән – ак халатлы фәрештәләребез Донбасста яшәүчеләрнең гомерләрен саклап калу өчен көрәшә.
Донбасста табибларга ихтыяҗ зур, чөнки эвакуацияләнгәннәр арасында табиблар да булган. Хастаханәләр бушап калган һәм калганнары махсус хәрби операция зонасыннан китерелгән яралы пациентларны кабул итеп бетерә алмый.

Ике республика территориясендә Россия медиклары – шәфкать туташлары һәм табиблар 2022 елның август аеннан бирле хезмәт куя. Төркемнәр шаттл принцибы буенча эшли – берсе урынына икенчеләре килә. Татарстан табиблары Луганск һәм Донецкидагы хезмәттәшләре белән иңгә-иңне куеп декабрь ахырына кадәр эшли. Шул вакыт эчендә республиканың 18 медицина оешмасыннан  Татарстанның  79 табибы анда эшләп кайтырга өлгергән, ә кайберләре Донбасста берничә тапкыр булган икән инде. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, бүген андагы халыкка 19 медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә.

Күчмә медицина модульләре хәтта иң ерак торак пунктларда да җәелдерелә. Аларда автоном җылыту һәм электр чыганагы бар. Модульләр заманча җиһазлар һәм кирәкле медицина препаратлары белән тәэмин ителгән. Табиблар медицина күзәтүләре, лаборатор тикшерүләр алып бара, шул исәптән УЗИ үткәрәләр. Һәр көнне 100-150 кеше мөрәҗәгать итә аларга.

Сәламәтлекләрен тикшерү, квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, бу территорияләрдә яшәүчеләргә кирәкле дарулар комплекты да бушлай таратылган.

Хәер, Донбасс халкы арасында төрлесе бар, ди медиклар. Йөзләрендә өмет нуры сүнгән, күп еллар дәвамында Россиягә каршы алып барылган пропаганда да үз ролен уйнамый калмаган.

– Күңелләрне эреткәне – балаларның эчкерсез мөнәсәбәте. Алардан рәхмәт сүзе ишетү бөтен авырлыкларны оныттыра иде, – дип сөйли безгә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең медбраты Искәндәр Нурмиев. – Ничә ай дәвамында ут астында яшәп талчыккан, медицина ярдәме күрмәгән, бер кочак чирләре булган кешеләрне дәвалап кына калмыйча, аларның хәл-әхвәлләрен белешә идек, моң-зарларын тыңладык. 

Табиблар алны-ялны белми хезмәт куя, кыенлыклардан курыкмыйча биргән антларына тугры калып, һәркемгә ярдәмгә ашыга. Якында, тәрәзә каршында гына миналар шартлау, снарядлар очу коточкыч күренеш булып тоелса да, тора-бара күнегә алар.

32 ел педиатр стажы булган Эльмира Номина Луганск халык республикасында ноябрь-декабрь айларында эшли. Профилактик тикшерүләрдән тыш, балалар бакчасы, мәктәпләрдә укучыларның сәламәтлекләрен кайгырталар. 

Туган ягына Эльмира ханым 31 декабрь төнендә кайтып төшә, якыннары белән Яңа елны каршы алу хыялы тормышка аша. “Әмма кирәк булса, тагын калган булыр идем”, – ди табибә. Туган ягындагы тынлык, тынычлыкка бер атна күнегә алмый. Яңа елның беренче көннәреннән үк Эльмира хезмәт постында – Республика балалар клиник хастаханәсендә, үзен зарыгып көткән кечкенә пациентларын дәвалый.

– Андагы балалар гел күз алдымда, яныма килеп: “Килүегез өчен рәхмәт. Сезгә куркыныч булгандыр?” – дип сорыйлар иде. Сабыйлар олыларга шундый сорау бирергә тиешме инде?! Көненә 100әр бала карарга туры килде. Хәер, ул сан кайчак 160ка кадәр җитә иде. Искергән, элекке җиһазларда үзебез үк анализларны эшкәрттек. Гәрчә, Татарстанда алар күптән кулланылмый. Анда бездәге сыман секунды белән нәтиҗәләрне чыгара торган анализаторлар юк, барысын да кулдан эшләдек, – ди эш сәфәре турында Эльмира ханым. – Балаларга бер килүдә үк УЗИ, ЭКГ ясалуына гаҗәпләнделәр. “Бу түләүле түгелме?” – дип кат-кат сорыйлар иде, аңлавыбызча, медицина түләүле булган. Безне кочаклап, рәхмәт әйтәләр иде.

Табиблар Донбасс халкының сабырлыгына һәм түземлегенә гаҗәпләнүдән туктамый. Ярдәм сорап килгәннәрнең күбесе берничә ел дәвамында табиб күрмәгән.
– Кешеләр озак вакыт подвалларда яши, тынычлыкның ни икәнен күптән онытканнар, – дип сөйли Искәндәр Нурмиев. – Без һаман да нигәдер зарланабыз, юклыкка лаф орабыз. Донбасска булган сәяхәтемнән соң, шөкер, без җәннәттә яшибез икән дип уйлап куйдым. Беркем дә атмый, кояш балкый, өйдә су һәм җылылык бар. Тиешле ярдәм алу мөмкинлеге бар. Туган ягыбызга кайтып җиткәч кенә, анда эшләргә калган хезмәттәшләрбездән бер хәбәр алдык. Без яшәгән тулай торак янына юнәлеш күрсәтүчеләр (корректировщиклар) килеп, фотога төшергәннәр. Күп тә үтми, бина өстенә снарядлар төшкән. Әгәр шунда тагын бер-ике атнага калган булсак, белмим, исән калган булыр идек микән? 

Табиблар моңарчы төрле медицина оешмаларында эшләсәләр дә, чит җирдә алар берләшә, бер йодрык сыман эшлиләр. “Ватан чакырса, без махсус хәрби операция зонасына тагын барыр идек”, – ди алар.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tabiblar-lgnd-d-bashkalarny-kotkara

Смотреть встроенную онлайн галерею в:
https://emckzn.ru/pr/news/1547-tabiblar-lg-nd-d-bashkalarny-kotkara#sigProId5aa12bfd70

  • Просмотров: 465
Яндекс.Метрика
ИМЕЮТСЯ ПРОТИВОПОКАЗАНИЯ, НЕОБХОДИМА КОНСУЛЬТАЦИЯ СПЕЦИАЛИСТА!